Рөстәм Миңнеханов яшьләр сәясәте тармагын цифрлаштыру әһәмияте турында әйтте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшьләр эшләре министрлыгында система цифрлаштырылган булырга тиешлеген әйтте. Бу хакта ул министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышында билгеләп узды.“Бөтен яшьл...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшьләр эшләре министрлыгында система цифрлаштырылган булырга тиешлеген әйтте. Бу хакта ул министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышында билгеләп узды.

“Бөтен яшьләр бүген – “цифрада”. Сез үрнәк булырга тиеш. Сез моны кертергә, тармакның цифрлаштырылуы, беренче чиратта, сездә булырга тиеш”, - диде Президент.
Министр Дамир Фәттахов “Цифрлы министрлык” проектын гамәлгә ашырырга җыенулары турында әйтте. “Дәүләт яшьләр сәясәте тармагын цифрлаштыру тармак белән нәтиҗәле идарә итүдә перспективалы коралларның берсе буларак карала. Проект тармактагы эш торышы турында оператив төстә мәгълүмат алып эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк”, - диде.
“Цифрлы министрлык” нәтиҗәсендә бүген муниципаль берәмлекләрдә кулдан әзерләнә торган барлык хисаплар бердәм мәгълүмати системага күчерелеп, автоматик рәвештә булдырылыр дип ниятләнә.
Аерым модуль яшьләр инфраструктурасын исәпкә алырга, объектларның торышын, тулылыгын, куллану нәтиҗәлелеген онлайн-режимда күрсәтергә булышачак.
“Цифрлы министрлык” проекты ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы экспертизасын алган.

Комментарийлар