Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов яңа орден белән бүләкләнде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Тыва Республикасы башлыгы Шолбан Кара-оол орден белән бүләкләде. Мактаулы бүләк "Һәрьяклы дуслык, икътисадый һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә...


Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Тыва Республикасы башлыгы Шолбан Кара-оол орден белән бүләкләде. Мактаулы бүләк "Һәрьяклы дуслык, икътисадый һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә һәм тирәнәйтүгә юнәлгән актив эшчәнлек өчен" бирелде.



view_1447587_1610098
Тантана Татарстан Республикасы Президентының Кызыл шәһәренә (Тыва) эш сәфәре кысаларында узды.
Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Шолбан Кара-оол Татарстан Республикасы белән Тыва Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
– Безнең төбәкләргә мәдәни һәм туризм багланышларын, мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне җитди ныгытырга кирәк булачак, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр өлешендә дә зур эш таләп ителә. Татарстан – эре сәнәгать республикасы.  Без нефть химиясе продукциясе, йөк һәм җиңел автомобильләр җитештерәбез. Тываның да үз өстенлекләре бар. Бу – туризм һәм ял итү ягыннан уникаль төбәк, монда минераль-чимал базасы бай. Шул ук вакытта Тыва – ил күләмендә тарихи-мәдәни байлык. Шуңа күрә хезмәттәшлегебезне үстерү өчен кызыклы юнәлешләр күп, без барлык юнәлешләрдә дә эшләячәкбез.
Шолбан Кара-оол билгеләп үткәнчә, Килешүне гамәлгә ашыру планы нигезендә тәгаен проектлар булачак. Алар якын киләчәктә Татарстан коллегалары белән эшләнәчәк. "Мин Рөстәм Нургалиевичка ел азагына кадәр Кызыл шәһәре аэропортындагы очып китү-очып төшү полосасын төзекләндерүне тәмамларга сүз бирдем. Шул рәвешле без Татарстан белән Тыва арасында турыдан-туры һава рейслары формалаштырырга тырышачакбыз, һәм бу безнең бурычларны нәтиҗәлерәк хәл итәргә ярдәм итәчәк", - диде Тыва Республикасы башлыгы.
Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

 
Фото: president.tatarstan.ru

Комментарийлар