Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов: Хәләл продукция җитештерү безнең базарны үстерүгә зур мөмкинлекләр бирә

Хәләл стандартлары буенча сыйфатлы продукция җитештерү Татарстанның товарлар һәм хезмәтләр базарын үстерүгә зур мөмкинлекләр бирә. Бу хакта журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов KazanS...

Хәләл стандартлары буенча сыйфатлы продукция җитештерү Татарстанның товарлар һәм хезмәтләр базарын үстерүгә зур мөмкинлекләр бирә. Бу хакта журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов KazanSummit 2019 киңлекләрендә хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов: Хәләл продукция җитештерү безнең базарны үстерүгә зур мөмкинлекләр бирә
«Без - продукцияне иң эре җитештерүче. Әгәр без сыйфатлы хәләл продукция җитештерергә өйрәнәбез икән, бу безнең базар өчен зур потенциал», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, хәләл продукция җитештерүне генә түгел, туризм, медицина һәм башка өлкәләрдә дә сыйфатлы хезмәт күрсәтү зарур. «20 миллионнан артык мөселман - бу хезмәтләр кирәк булган кулланучылар.
Россия - бик зур гүзәл ил. Бөтен дөнья дәүләтләрендә 1,5 млрд мөселман яши, безгә килсеннәр алар», - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты алдан Russia Halal Expo күргәзмәсендә булды һәм гарәп дөньясы илләреннән, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән хәләл-товарлар һәм хезмәтләр җитештерүчеләр белән аралашты.
Саммитның пленар сессиясендә ул хәләл продукция Татарстан экспортының мөһим өлеше булырга тиешлеген билгеләп үтте.
Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/25/185241/

Комментарийлар