Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia эшче һөнәрләр чемпионатын ачты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII WorldSkills Russia Милли чемпионаты ачылу тантанасында катнашты. Тантаналы чара "Татнефть Арена" боз сараенда узды."Сез - безнең өмет. Җиңүчеләр...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII WorldSkills Russia Милли чемпионаты ачылу тантанасында катнашты. Тантаналы чара "Татнефть Арена" боз сараенда узды.
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia эшче һөнәрләр чемпионатын ачты
"Сез - безнең өмет. Җиңүчеләр дөнья чемпионатында илебез мәнфәгатьләрен яклаячак. Чемпионат „Казан Экспо“ мәйданчыгында лаеклы узар дип ышанам. Бу ярышлар - чемпионатның август аенда Казанда узачак генераль репетициясе", - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты чарада катнашучыларга.

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills оештыру комитетына 2015 елда Татарстан башкаласын дөнья чемпионатын уздыру урыны итеп билгеләгән өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, республика җитәкчесе РФ Президенты Владимир Путинга һәм ил Хөкүмәтенә бу инициативада ярдәм иткән өчен рәхмәтен җиткерде.
Милли чемпионатның финал ярышлары 21-23 майда "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/20/186630/

Комментарийлар