Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International җитәкчелеге белән фикер алышты

28 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында WorldSkills International җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр...

28 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында WorldSkills International җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International җитәкчелеге белән фикер алышты
«2019 елның 22-27 августында Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча уртак эшкә йомгак ясалды», - диелә хәбәрдә.
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International дөнья хәрәкәте җитәкчелегенә Казанда чемпионатка әзерлек һәм аны уздыру вакытында күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде, шулай ук аларга Татарстан Президенты Рәхмәтен тапшырды. Ул WorldSkills хәрәкәте һәм 45нче чемпионат Россиядә бик зур мирас калдыра һәм һөнәри осталыкны популярлаштырырга ярдәм итә, диде.

Очрашуда шулай ук һөнәри белем бирүне үстерү өлешендә хезмәттәшлек итү һәм 2022 елда Санкт-Петербургта узачак Европа чемпионатына ярдәм итү һәм аны әзерләүдә катнашу мәсьәләләре турында да фикер алышулар булуы билгеләп үтелә.
WorldSkills International ягыннан очрашуда WorldSkills International экс-президенты Саймон Бартли һәм WorldSkills Internationalның яңа сайланган президенты Йос де Гой әфәнде катнашты.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/28/192442/

Комментарийлар