Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов вертолетта очарга теләгән Әмирханның хыялын тормышка ашырды

24 декабрь көнне Татарстан Дәүләт Советында "Теләкләр чыршысы" хәйрия акөиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аңа Казанда яшәүче 11  яшьлек Әмирхан Садыйков открыткасы эләкте. Малай апасы...

24 декабрь көнне Татарстан Дәүләт Советында "Теләкләр чыршысы" хәйрия акөиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аңа Казанда яшәүче 11  яшьлек Әмирхан Садыйков открыткасы эләкте. Малай апасы белән вертолетта очарга хыяллануын язган.
0139-1
Бүген Республика җитәкчесе Әмирханның хыялын тормышка ашырды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Очыш алдыннан малай вертолетны әйләнеп чыга һәм аның тышлыгын да тотып карый. Очу мизгеле сурәтләнгән һава судносы салоныннан фотоны Рөстәм Миңнеханов үз Twitter'ында куйды.


Быел Татарстанда «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты белән оештырылган «Теләкләр чыршысы» акциясенә Россия Президенты Владимир Путин да кушылды.

 
Фото: twitter.com/RusMinnikhanov

Чыганак: Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар