Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел үз вазифасына керешкән Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәретдин Насрыев белән сөйләшүләр үткәрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хез...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел үз вазифасына керешкән Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәретдин Насрыев белән сөйләшүләр үткәрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
0136-1
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Үзбәкстанның дипломатик вәкиллеге барлыкка килү сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне югарырак дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Генеральным консулом Республики Узбекистан в г. Казани Фариддином Бадриддиновичем Насриевым
Очрашу барышында Үзбәкстан Республикасы делегациясенең Татарстанга берничә тапкыр килгәнлеге билгеләп үтелде. Әйтик, узган атнада Үзбәкстан Премьер-министрының беренче урынбасары Ачилбай Раматов җитәкчелегендәге үзбәк делегациясе Татарстанга эшлекле сәфәр белән килде.
«Сез Генераль консуллык җитәкчесе вазифасында Россия белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен безнең республикалар арасындагы элемтәләрне алга таба үстерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләрсез дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов, Фәретдин Насриевка мөрәҗәгать итеп.
Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Генеральным консулом Республики Узбекистан в г. Казани Фариддином Бадриддиновичем Насриевым
Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Татарстандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.
Фото: tatarstan.ru

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/27/181689/

Комментарийлар