Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов урыннарда яшьләр белән эш җитәрлек булмавын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, урыннарда яшьләр белән эш җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Бу хакта ул ТР Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.Республика җитәкч...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, урыннарда яшьләр белән эш җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Бу хакта ул ТР Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.
Рөстәм Миңнеханов урыннарда яшьләр белән эш җитәрлек булмавын әйтте
Республика җитәкчесе фикеренчә, күп очракта эш яшьләрдә түгел, ә хакимияттә. “Хакимияттә, муниципалитетларда, вузларда эш җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Бөтен кеше яшьләр китеп, кире кайтмавына зарлана, ләкин алар белән беркем сөйләшмәгән, перспективалар тәкъдим итмәгән бит. Муниципалитетларда яшьләр белән эшләүче структуралар булмагач, ниндидер нәтиҗә көтеп буламы?!” – ди Президент.
Рөстәм Миңнеханов республикада 40лап социаль программа гамәлгә ашырылуын искәртте. “Һәр торак пунктта нидер эшләргә тырышабыз, тик карьера үсеше, бизнес белән шөгыльләнү өчен шартлар булмаса, әлбәттә, яшьләр китәчәк. Хәзер яшьләр тегенди-мондый диләр, без яшь вакытта безнең турыда да шулай диделәр. Бездән соң да шулай диячәкләр! Бу нормаль әйбер. Яшьләр белән эшкә фокус булу зарур!” – ди.
Рөстәм Миңнеханов яшьләр сәясәте өлкәсендә югары уку йортлары эше дә җитәрлек булмавын белдерде. “Мин вузларда яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче кеше, проректор булмавын аңламыйм. Бу сорауларга җитди игътибар кирәк”, - диде.
Республика җитәкчесе аерым Яшьләр эшләре министрлыгын булдыру турында карар (элек ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы дип атала иде – Т.И. искәрмәсе) дөрес булганын билгеләп узды. Алга таба яшьләр сәясәте темасына күбрәк игътибар юнәлтү кирәклеген әйтте.

Фото: tatarstan.ru

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/30/179873/

Комментарийлар