Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов ТРның Мамадыш районында яңа фатир алучыларның шатлыгын уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мамадыш” совхозы бистәсендә Үзәк урамда 40 фатирлы йортны ачуда катнашты. Фото prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.Биш катлы йорт төзү эшләре узган елның декаб...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мамадыш” совхозы бистәсендә Үзәк урамда 40 фатирлы йортны ачуда катнашты.
nov Фото prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Биш катлы йорт төзү эшләре узган елның декабрендә тәмамланган. 26 фатир социаль ипотека программасы буенча бирелә, 3се – авария хәлен торактан күчерү программасы буенча, 10сы – ятим балаларга, һәм тагын 1 фатир сату өчен кала. Объектның смета бәясе 50,1 млн сум тәшкил итә.
Йортны ачу чарасында ТР Президенты каршындагы Дәүләт Торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов катнашты.
“Мамадышны танып булмый, бирегә килгән саен, яңа объектлар, яңа җитештерү мәйданнары күрәбез”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул яңа фатир хуҗаларын ихлас коталды. “Иң мөһиме - перспектива бар. Йортлар төзү эше дәвам итәчәк”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Аннары Татарстан Президенты Мамадыш политехника көллиятендә булды. Биредә 680 кеше белем ала. Көллият автомеханик, эретеп ябыштыручы, пешекче, кондитер, төзелеш эшләре мастеры, тракторчы һәм тегүче кебек белгечләр әзерли.
Кунаклар ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән бергә көллияттә укучыларның техник һәм кулинария иҗаты күргәзмәсен карадылар, эзләү отрядлары эшчәнлеге белән таныштылар, уку аудиторияләрен һәм техниканы карадылар. Узган ел көллияттә 101 млн сумлык капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Мамадыш промкомбинатында булды. 2011-2015 елларда биредә 10 млн сумлык капиталь ремонт ясалган, 5,160 млн сумлык җиһаз сатып алынган. Быел промкомбинатта җылы текстиль җитен чыгару цехы ачылачак, аның куәте – сменага 1 мең метр. Моның өчен 32 млн сумлык җиһаз сатып алынган һәм монтажланган.
 
http://tat.tatar-inform.ru

 

Комментарийлар