Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Россия Федерациясендәге яңа илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.Бу хакта ТР Президентының матбугат хез...
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә Төркия Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе булуын билгеләп үтте. Республикада Төркия инвесторлары катнашында күп кенә проектлар уңышлы гамәлгә ашырылды. Татарстан Президенты Мәхмәт Самсарның хезмәттәшлекне алга таба киңәйтүгә саллы өлеш кертәчәгенә ышаныч белдерде», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Очрашуда катнашучылар Россия һәм Төркия арасында төбәкара дәрәҗәдә сәүдә-икътисади хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту буенча уртак адымнар хакында фикер алышты.

Комментарийлар