Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Россия Федерациясендәге яңа илчесе Мәхмәт Самсар белән очраша

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 21 мартта Казан Кремлендә беренче тапкыр Төркиянең Россия Федерациясендәге яңа илчесе Мәхмәт Самсарны кабул итәчәк. Очрашуда Татарстан һәм Төркия арасындагы ике...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 21 мартта Казан Кремлендә беренче тапкыр Төркиянең Россия Федерациясендәге яңа илчесе Мәхмәт Самсарны кабул итәчәк. Очрашуда Татарстан һәм Төркия арасындагы ике яклы элемтәләрне үстерү хакында сүз барачак.
Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Россия Федерациясендәге яңа илчесе Мәхмәт Самсар белән очраша
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Татарстан Президентының Төркиянең Россия Федерациясендәге илчесе белән очрашуы пәнҗешәмбе иртәсенә планлаштырылган. Мәхмәт Самсар әфәнде Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән дә очрашырга ниятли», - диде Галимова.
«Төркиянең Россия Федерациясендәге илчесе Идел буена Башкортстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү чараларында катнашу өчен килә. Ул, Татарстан һәм Төркия арасындагы дусларча мөнәсәбәтләрне исәпкә алып, беренче булып Казанга сәфәр кылачак», - дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Мәхмәт Самсар узган елның декабрендә Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган указы белән Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе итеп билгеләнде. Ул Татарстанга рәсми визит белән беренче тапкыр килә. Хәзерге вакытта дипломат Россия төбәкләре белән элемтәләрне җайга салу өлкәсендә эшли.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/18/182820/

Комментарийлар