Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы утырышын үткәрде

Республика уку йортларында химия фәнен өйрәнүнең абруен һәм популярлыгын арттырырга кирәк. Әлеге максатка балаларга материалны аңлаешлы һәм үтемле итеп бирү алымы ярдәмендә ирешергә мөмкин. ТР Президе...

Республика уку йортларында химия фәнен өйрәнүнең абруен һәм популярлыгын арттырырга кирәк. Әлеге максатка балаларга материалны аңлаешлы һәм үтемле итеп бирү алымы ярдәмендә ирешергә мөмкин. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы утырышында шундый фикерен белдерде.
Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы утырышын үткәрде
Утырыш Мәскәү компаниясе вәкиленең доклады белән башланды. Ул холдинг җитәкчелегенә берничә проект тәкъдим итте. Чистарту корылмаларына автоматик контроль проекты Рөстәм Миңнехановта аеруча зур кызыксыну уятты.
Халыкара химик элементлар периодик таблицасы елы утырышның көн тәртибендәге икенче пункт булды. КФУ доценты Аркадий Курамшин күренекле галим Дмитрий Менделеев һәм аның Татарстан белән элемтәсенә багышланган китабын тәкъдим итте.
Заседание Совета директоров ОАО "Татнефтехиминвест-холдинг"
Рөстәм Миңнеханов шундый китаплар ярдәмендә химияне популярлаштыруның әһәмиятен билгеләп үтте. ТР Президенты аларны мәктәп укучыларында әлеге фәнгә карата кызыксыну уяту өчен кулланырга тәкъдим итте һәм басманың электрон күчермәсе булу-булмавы белән кызыксынды.
«Уку йортларында химиянең абруен күтәрергә кирәк. Бөтен проблема шунда ки, без материалны катлаулы итеп бирәбез, моны кызыклы һәм үтемле итеп эшләргә кирәк» - дип искәртте Миңнеханов һәм Химиклар көне уңаеннан республикада узачак чаралар планын әзерләргә кушты.
Заседание Совета директоров ОАО "Татнефтехиминвест-холдинг"
Киңәшмәдә шулай ук ике мөһим вакыйга – 2019 елда Татарстанда узачак нефть-газ химиясе форумы һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерларының еллык җыелышына әзерлек хакында фикер алыштылар. Соңгысы 22 майда үтәчәк. Форумга килгәндә, ул 2-4 сентябрь көннәрендә Казан ярминкәсе мәйданчыгында оештырылачак.
Фото: tatarstan.ru

 http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/01/183677/

Комментарийлар