Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов: «Татнефть» һәм Slovnaft хезмәттәшлекне үстерәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» һәм Slovnaft хезмәттәшлекне рәсми нигездә үстерәчәген әйтте.«Татнефть» генераль директоры Наил Маганов һәм Slovnaft Директорлар советы рәисе Оскар Вил...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» һәм Slovnaft хезмәттәшлекне рәсми нигездә үстерәчәген әйтте.
Рөстәм Миңнеханов: «Татнефть» һәм Slovnaft хезмәттәшлекне үстерәчәк
«Татнефть» генераль директоры Наил Маганов һәм Slovnaft Директорлар советы рәисе Оскар Вилаги Казан Кремлендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Тантана Словакия парламенты рәисе Андрей Данко һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эшлекле сөйләшүләре кысаларында узды. Документка кул куюны шәрехләп, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, компанияләрнең уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен юнәлешләре күп. Ә имзаланган килешү Словакия һәм Татарстан нефть сәнәгате флагманнары арасында хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк.

«Татнефть» — республиканың әйдәп баручы нефть компаниясе. Моңа кадәр эшлекле багланышлар бар иде, хәзер алар бу үзара мөнәсәбәтләрне рәсми нигезгә салды. Минемчә, парламент рәисе катнашында хезмәттәшлек өчен юридик нигез алу бу бик уңай сигнал. Без моны хуплыйбыз, мин, «Татнефть» Директорлар советы рәисе буларак, бу безнең компания өчен дә, Словакия өчен дә бик уңай адым дип саныйм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Имзаланган килешүнең мөһимлеген Словакия парламенты башлыгы Андрей Данко та билгеләп үтте. «Мин сезнең һәм безнең нефть компанияләре вәкилләренә шәхси мөнәсәбәтләр нигезендә хезмәттәшлек итә башлаганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Минемчә, безнең компания президенты, Оскар Вилаги әфәнде зур эш башкарды», - диде Андрей Данко.
Имзаланган документ кысаларында мотор ягулыгы, модификацияләнгән юл битумы, майлау материаллары җитештерү буенча биокомпонентлар җитештерү буенча уртак проектларны үстерүнең мөмкин юнәлешләре билгеләнгән.
Фото: Михаил Захаров, tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/03/189211/

Комментарийлар