Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның ЗАГС башлыгы Альбина Шәвәлиеваны вазифасыннан азат итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева вазифасыннан азат ителде. Татарстан Презид...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева вазифасыннан азат ителде. Татарстан Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
Россия. Казань. 23.01.2017 - Коллегия Управления ЗАГС КМ РТ  (фото: Ильнар Тухбатов / ИА Татар-информ) Альбина Шавалеева Россия. Казань. 23.01.2017 - Коллегия Управления ЗАГС КМ РТ (фото: Ильнар Тухбатов / ИА Татар-информ) Альбина Шавалеева
Альбина Шәвәлиева бу вазифада 2014 елның ноябреннән бирле эшләде. "Башка эшкә күчү сәбәпле, Шәвәлиева Альбина Рафаил кызын Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсе башлыгы вазифасыннан азат итәргә", диелгән Президент карарында.
Рөстәм Миңнехановның башка карары белән, Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсе башлыгы итеп Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләнде.
Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина 1968 елның 26 июлендә Казанда туган. 1993 елда Казан консерваториясен, 2007 елда КФЭИның МВА программасын тәмамлаган.
1988-1990 елларда Казанда махсус уку йортларында укытучы булып, 1990-1993 елларда "Татарстан" телевидениесендә музыкаль редактор булып эшләгән.
1993 елдан башлап ТР Мәдәният министрлыгында, 2008-2009 елларда министр урынбасары булып эшли. 2009 елдан Татарстан Министрлар Кабинеты аппаратының Мәдәният, спорт һәм ТР халыклары үсеше идарәсе җитәкчесе була.
Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/22/181378/

Комментарийлар