Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты стипендиясен 1,5 мең сумга арттырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән республика җитәкчесе стипендияләре күләмен 5,5 мең сумнан 7 мең сумга кадәр арттырды.ТР Президенты стипендияләре республика югары уку йортлары...


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән республика җитәкчесе стипендияләре күләмен 5,5 мең сумнан 7 мең сумга кадәр арттырды.


minnixanov

ТР Президенты стипендияләре республика югары уку йортларында көндез укучы укучыларга Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының һәм мәктәп укучыларының халыкара олимпиадалары йомгаклау этабы, шулай ук мәктәп укучылары арасында башка олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм призерларга билгеләнә.


«Әлеге указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә һәм үз гамәлен 2019 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә тарата», – дип билгеләп үтелә документта.



  • 2019 елның 1 сентябреннән Татарстан югары уку йортларының 89 студенты – республикада даими яшәүче 36 яшь һәм Россиянең башка төбәкләреннән 53 кеше кызыксындыру түләүләре ала башлады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.



 
Фото: Владимир Васильев

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар