Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов спорт командаларында үзебездә тәрбияләнгән спортчылар булырга тиеш дип саный

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстанның “Ак Барс” хоккей һәм “Рубин” футбол клубларының нәтиҗәләрне яхшырту өчен потенциалы җитәрлек. Бу хакта ул бүген журналистлар...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстанның “Ак Барс” хоккей һәм “Рубин” футбол клубларының нәтиҗәләрне яхшырту өчен потенциалы җитәрлек. Бу хакта ул бүген журналистларга ТР Хөкүмәте йортында традицион 8 Март алды очрашуында белдерде.
huge_cd149923-eb75-44bd-9cf0-a34bcad29d0e
Р.Миңнеханов, нәтиҗәләргә карамастан, Татарстанның әлеге командалары өчен җанатарга, аларны хуплап торырга өндәде. Президент ассызыклаганча, командаларга карата мәсхәрәле сүзләрне ишетү бик гарьләндерә. “Без командаларыбызны яратырга тиеш. Алар беренче урында булса да, соңгы урында булса да – безнекеләр”, - дип саный ул.
“Ак Барс”ның Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп калуына килгәндә, Рөстәм Миңнеханов безгә плей-оффта “Салават Юлаев” кебек көчле көндәш туры килүен билгеләп: “Кайсы юнәлештә тырышлыкны арттырасы икәнен ачыкларга кирәк. Без җиңмәдек, тик алар - безнең егетләр. Без алар өчен җанатарга тиеш. “Рубин” белән дә шул ук хәл. Без клуб җитәкчелеге алдына командада үзебездә тәрбияләнгән спортчылар булырга тиеш дигән бурычны куябыз”, - дип билгеләп узды ТР Президенты.
“Үзебезнең хоккей мәктәбен булдырырга кирәк”, - дип басым ясады Р. Миңнеханов.
Аның әйтүенчә, клуб җитәкчелеге, тренерлык составы алмашынуы уеннарның нәтиҗәләре белән бәйле булырга тиеш түгел. “Ак Барс”ның да, “Рубин”ның да мөмкинлекләре җитәрлек. Икенче лигада уйныймы ул, премьер-лигадамы – үз командабыз өчен җанатарга өндим. Нәтиҗәләргә карата сабыррак булырга кирәк. Спорт бит бу”, - диде Президент.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар