Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов соңлаган сугышчан бүләкләрнең таныклыкларын тапшырачак

Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Рөстәм Миңнеханов 4 сугышчан орденның таныклыкларын тапшырачак. Документлар Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларның кызларына биреләчәк, д...

Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Рөстәм Миңнеханов 4 сугышчан орденның таныклыкларын тапшырачак. Документлар Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларның кызларына биреләчәк, диелә Татарстан Хөкүмәте рәсми сайтында.
0104 Фото: Илнар Тухбатов
Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара уздырыла. Татарстан Президенты ветераннарны һәм барлык тамашачыларны икеләтә бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне һәм Кызыл Армиянең 100 еллыгы белән котлаячак. Тантана кунакларына бай концерт программасы тәкъдим ителәчәк.
Чакырылган кунаклар арасында Икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан 3 сугышчының кызлары да булачак. Хәвефле 1940нчы елларда аларның әтиләре ала алмаган орденнар хәзер генә үз ияләрен тапты.
Кызыл Йолдыз ордены һәм I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары таныклыгын әтисе өчен Савелий Антиковның кызы – Лидия Лисицына алачак. Идрис Мингалиевның кызы – Флюра Мингалиевага һәм Николай Кальницкийның кызы Валентина Филюшинага шулай ук әтиләре өчен Кызыл Йолдыз ордены таныклыгы тапшырыла.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар