Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Сочида “Россия лидерлары” конкурсы финалында катнашучыларга бәя бирәчәк

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида “Россия лидерлары” бөтенроссия конкурсының финалында катнаша. Республика җитәкчесенең финалга чыгучыларны сайлап алуда катнашуы, шулай ук бер җиңүче...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида “Россия лидерлары” бөтенроссия конкурсының финалында катнаша. Республика җитәкчесенең финалга чыгучыларны сайлап алуда катнашуы, шулай ук бер җиңүченең остазы буларак чыгыш ясавы көтелә. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Ð Ó©ÑÑ‚әм Миңнеханов Сочида “Россия лидерлары” конкурсы финалында катнашучыларга бәя бирәчәк
“Сочида идарәчеләр арасында “Россия лидерлары” бөтенроссия конкурсының финал чаралары узачак. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә”, - диелгән хәбәрдә.
Алдан Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татарстан Президенты идарә итү бурычлары һәм проблемалары буенча үзе әзерләгән бирем ярдәмендә финалга чыгучыларга бәя бирәчәк дип хәбәр иткән иде. Финалда Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрнең берсенә остаз сыйфатында беркетеләчәк.
“Россия лидерлары” идарәчеләр бәйгесе 2018 елның 10 октябрендә башланды. Анда катнашу өчен 227 мең гариза (шуның 4,9 меңе – Татарстаннан) тапшырылды.
Татарстанның дүрт вәкиле конкурсның финалына үтте. Татарстан Президенты 4 мартта алар белән очрашты. Әлеге очрашу нәтиҗәләре буенча финалга чыгучыларны Татарстан Президентының кадрлар резервына кертү, шулай ук укуда һәм һөнәри үсештә ярдәм итү турында карар кабул ителде.

  • “Россия лидерлары” конкурсы 2017 елдан Россия Президенты Владимир Путин башлангычы белән төзелгән “Россия – мөмкинлекләр иле” мәйданчыгының төп проекты булып тора. “Россия лидерлары” бәйгесе Россиянең иң перспективалы һәм талантлы идарәчеләрен ачыклауга юнәлдерелгән.


Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/15/182623/

Комментарийлар