Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов сәләтле яшьләргә ярдәм итү чаралары турында сөйләячәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагы Совет утырышында талантлы яшьләрне ачыклау һәм сәләтле яшьләргә ярдәм итү...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагы Совет утырышында талантлы яшьләрне ачыклау һәм сәләтле яшьләргә ярдәм итү чаралары турындагы доклад белән чыгыш ясаячак.
Рөстәм Миңнеханов сәләтле яшьләргә ярдәм итү чаралары турында сөйләячәк
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«Сишәмбе көнне Ижевскида Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагы Совет утырышы узачак. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның доклад белән чыгыш ясавы көтелә», - диде Галимова.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Перспектива» балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү концепциясе гамәлгә ашырыла, аның төп операторы - Казан талантлар ачык университеты.
Республикада талантлы яшьләрнең сәләтләрен ачуга һәм кадрлар буларак үстерүгә юнәлдерелгән яшьләр хәрәкәтләре һәм проектлары эшли. «Сәләт» хәрәкәте, «Безнең Татарстан» яшьләр форумы һәм «Кадрлар резервы» проекты шуларның күренеклеләре булып тора.
2017 елда Россиядә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль платформасы булдырылды.
Аның кысаларында 14 зур масштаблы иҗтимагый проект гамәлгә ашырыла.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/11/182367/

Комментарийлар