Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискода

22 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өч көнлек эш сәфәре белән Сан-Францискога (АКШ, Калифорния штаты) килде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. Фото: http:/...

22 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өч көнлек эш сәфәре белән Сан-Францискога (АКШ, Калифорния штаты) килде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
1_1309037_big Фото: http://president.tatarstan.ru
Иң башта Президент «Эксплораториум» интерактив фәнни музеенда булды.
«Эксплораториум» музеена 1969 елда Сынлы сәнәгать сараенда физик һәм мөгаллим Фрэнк Оппенгеймер тарафыннан нигез салынган. 2013 елда Эмбаркадеро яр буенда бу музей 15 һәм 17 пирсларда янәдән ачылган.
Музей берничә күргәзмәгә бүленә, төп тематикасы – яктылык һәм тавыш физикасы, кеше холкы, җанлы системалар, электрика һәм магнетизм экспонатлар кергән «калай», ачык галереясы һәм «Причал обсерваториясе» галереясы.
«Эксплораториума» эше принцибы – фәнне гади кеше өчен дә мөмкин итү һәм оригиналь рәвештә фәнни гыйлемнәр бирү.
«Эксплораториум» музее хәзерге заман физикасы таныган барлык теорияләрне дә күрсәтеп бирә.
1984 елда музей базасында урта һәм өлкән мәктәпнең табигать фәннәре укытучылары өчен институт ачылган.
Рөстәм Миңнеханов өчен музей заллары буйлап экскурсия оештырылды, ул музейның эшләү принциплары, мәктәп балалары белән фәнни һәм проект эше оештыру белән кызыксынды.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Эксплораториум» музееның мәктәп балалары белән эшне оештыру, балаларда тикшеренү күнекмәләрен үстерү, балаларны физика һәм башка фәннәр белән кызыксындыру тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк.

Комментарийлар