Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесе финалына үткән татарстанлылар белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесе финалына үткән татарстанлылар белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.«Рөстәм Миңнеханов Татарстан...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесе финалына үткән татарстанлылар белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.
Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесе финалына үткән татарстанлылар белән очрашты
«Рөстәм Миңнеханов Татарстан вәкилләрен финалга чыгулары белән котлап, аларга йомгаклау этабында уңышлар теләде. Республиканың аларга һөнәри яктан үсү һәм алга таба белем алуда ярдәм күрсәтәчәген билгеләп үтте», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә. Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов финалга үтүчеләрнең ТР Президентының кадрлар резервы составына керәчәген әйтте.
Встреча Президента Республики Татарстан <br>Р.Н. Минниханова <br>с финалистами Всероссийского конкурса управленцев <br>"Лидеры России" от Республики Татарстан
Конкурс финалында Татарстаннан барлыгы биш вәкил катнашачак. Алар: «Түбән Кама икмәк комбинаты» ААҖ генераль директоры Рөстәм Абдуллин, «Бипиум» ҖЧҖ генераль директоры Виктор Никитин, «СтандартПроект» ҖЧҖнең бүлек башлыгы Рөстәм Гомәров, «Алабуга» махсус икътисади зонасының персонал сайлап алу буенча проект җитәкчесе Игнат Петухов һәм Республика клиник онкология диспансерының баш табиб урынбасары Владимир Жаворонков.
«Россия лидерлары» бәйгесенең финалы 13-17 март көннәрендә Сочида узачак. Анда илнең барлык федераль округларыннан 300 кеше катнаша.
 
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/04/181992/

Комментарийлар