Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының эшче төркеме утырышында катнашучыларны сәламләде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының «Мәгариф һәм фән» юнәлеше буенча эшче төркеме утырышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Бу турыда Тат...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының «Мәгариф һәм фән» юнәлеше буенча эшче төркеме утырышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының эшче төркеме утырышында катнашучыларны сәламләде
Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Приветствие Президентом Республики Татарстан
Р.Н. Миннихановым
участников заседания рабочей группы Государственного совета
Российской Федерации по направлению "Образование и наука"
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Указында куелган максатларны гамәлгә ашыру күп очракта илдә мәгариф һәм фәнни өлкә үсешенә бәйле. «Без мәгариф һәм фәнни тикшеренүләр системасын үстерүнең күптәнге традицияләренә таянабыз», - дип сөйләде Президент, республиканың әлеге өлкәләргә аерым игътибар бирүен дә әйтте.
Шулай итеп, Казан федераль университетына быел нигез салынуга 215 ел тула, Туполев исемендәге Казан техник университеты белән Казан технология университеты үзләренең юбилейларын билгеләп үтте. Татарстан Фәннәр академиясенең өч дистә еллык тарихы бар.
Приветствие Президентом Республики Татарстан
Р.Н. Миннихановым
участников заседания рабочей группы Государственного совета
Российской Федерации по направлению "Образование и наука"
«Безнең тырышлыгыбыз фәнни-мәгариф инфраструктурасын алга таба камилләштерүгә һәм фәнни тикшеренүләрнең яңа юнәлешләрен үзләштерүгә юнәлдерелгән», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул яңа типтагы уку йортлары итеп Казан Халыкара мәктәбе, Иннополис университеты, КФУ IT-лицее эшчәнлеген мисал итеп китерде.
Президент сүзләренчә, республикада Россия Мәгариф һәм фән системасында алдынгы позицияләрне саклап калу өчен кирәкле алшартлар бар.
Приветствие Президентом Республики Татарстан
Р.Н. Миннихановым
участников заседания рабочей группы Государственного совета
Российской Федерации по направлению "Образование и наука"
Эш төркеме утырышын «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников уздырды.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/11/184314/

Комментарийлар