Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Россия-Чехия хезмәттәшлеге буенча хөкүмәтара комиссия утырышында катнаша

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Россия һәм Чехия хезмәттәшлеге буенча хөкүмәтара комиссиядә катнашу өчен Чехиягә барачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкү...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Россия һәм Чехия хезмәттәшлеге буенча хөкүмәтара комиссиядә катнашу өчен Чехиягә барачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
004
«Рөстәм Миңнеханов киләсе атнада сишәмбе көнне сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Чехия Республикасына сәфәр кылачак. Визитның төп максаты – икътисади, сәнәгый, фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия - Чехия хөкүмәтара комиссиясендә катнашу», - диде Галимова.
Хөкүмәтара комиссия утырышы 6 мартта Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм аның чех коллегасы Марта Новакова рәислегендә узачак.
Моннан алдагы киңәшмә Казанда 2018 елның 7 декабрендә үткән иде. Ул чагында яңа тышкы базарларны бергәләп үзләштерү турында килешүгә ирешелде, дип искәртте Галимова. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Чехия Республикасы арасындагы үзара товар әйләнеше 40 процентка артып, 632 миллион долларга җиткән.
«Республика Президенты шулай ук Чехия Президенты Милош Земан белән очрашуда да катнашырга ниятли. Очрашуда Россия – Чехия мөнәсәбәтләрен үстерү перспективалары, аерым алганда Татарстан Республикасы һәм Чехия дәрәҗәсендә төбәк хезмәттәшлеге хакында фикер алышачаклар», - дип сүзен йомгаклады Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181770/

Комментарийлар