Рөстәм Миңнеханов: Региональ һәм Федераль мәгълүмат системалары бергә эшләргә тиеш
Региональ һәм федераль мәгълүмат системалары арасындагы хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу фикерен ул Россиянең вице-премьеры Максим Акимовка ТР Мә...
Региональ һәм федераль мәгълүмат системалары арасындагы хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу фикерен ул Россиянең вице-премьеры Максим Акимовка ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде.

"Федераль структураларга караганда, без үзебезнең мәйданчыкны иртәрәк булдыра башладык. Ул нормаль эшләп килә, ләкин соңгы арада безнең кайбер федераль мәгълүмат системалары белән эш алып баруда авырлыклар килеп чыга башлады", - диде ул.

"Нишләптер региональ мәйданчык Пенсия фонды, Эчке эшләр министрлыгы, хәтта ЗАГСтан мәгълүмат ала алмый. Бу безгә аңлашылмый", - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Без бер эш өстендә эшлибез һәм бу региональ мәйданчыклар беркемгә дә комачауламый дип уйлыйм. Киресенчә, алар федераль системаларны тулаландыра гына", - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов Максим Акимовка бу мәсьәлә буенча Мәскәүдә киңәшмә уздырырга тәкъдим итте.

Комментарийлар