Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов "Питрау" турында: "Без бу бәйрәмнән баерак кына булабыз"

Кичә Мамадыш районы Җөри авылында керәшен халкы республика күләмендә "Питрау"ны бәйрәм итте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Быел унҗиденче тапкыр үткәрелүче "Питрау" бәй...

Кичә Мамадыш районы Җөри авылында керәшен халкы республика күләмендә "Питрау"ны бәйрәм итте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
 
1303
Быел унҗиденче тапкыр үткәрелүче "Питрау" бәйрәме театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Башта керәшен фольклор ансамбльләре парады узды. Мәйдан эчен әйләнгәннән соң, алар милли биюле-җырлы композиция башкарды. Шуннан соң "Бәрмәнчек" фольклор ансамбле чыгыш ясады. Мәйданга милли ризык күзикмәк чыгарылды. Шул ук вакытта аңа багышланган махсус җыр яңгырады.
3HW0WnJHtpE
Соңрак тамашачылар каршысына "Керәшен чибәре" конкурсында катнашучы кызлар чыкты. "Питрау" байрагы күтәрелгәннән соң, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов кунакларны сәламләде. "Питрау" фестивале ел саен ямьле бизәкләр белән тулылана, керәшеннәрнең төрле этник төркемнәрен барлый, дуслык, туганлык җөпләрен ныгыта. Бүген бу алан керәшен мәдәниятен танып белү мәйданына әйләнде", - диде ул һәм бәйрәмгә җыелган халыкка сәламәтлек, күтәренке кәеф теләде.
hlnYn167Wxo
 
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен, ризыкларын саклауларын билгеләп үтте. "Сезнең белән бергә "Питрау" бәйрәмен көтеп торабыз. Безнең ил бик зур, күп милләтле, шул ук вакытта без барыбыз да төрле, һәм бу безнең көчебез. Совет заманында "Питрау" ны уздырырга рөхсәт юк иде, шулай да төнлә "Питрау" Сабан туен үткәрә идек. Бүген бу бәйрәмне республика күләмендә үткәрәбез һәм уздырырга ярдәм итәбез. Дөрестән дә, без бу бәйрәмнән баерак кына булабыз. Əлеге бәйрәм киләчәктә дә барысын да бирегә тартып торсын иде", - диде республика җитәкчесе һәм керәшен халкының күренекле вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
1304
Әлеге бәйрәмдә шулай ук спорт ярышлары, милли уеннар, "Керәшен чибәре-2016"ны билгеләү, керәшен халкы гореф-гадәтләрен күрсәтүче күңел ачулар, милли ризыклардан авыз итү һ.б. оештырылган.
Әлбәттә, әлеге бәйрәмдә көрәш тә зур урын алып тора. Быел Питрауның абсолют батыры булып Дмитровградтан Сергей Павлик танылды. Ул туган ягына 125 килограммлы тәкә һәм җиңел машина алып кайтып китте. Аннан кала, җирәбә салу нәтиҗәләре буенча, җиңел машина ачкычы Ринат Хәйретдинов һәм Булат Юнысовка эләкте.
9c22d80abfd22934224be9224346b604_XL
 
Керәшен халкы һәм килгән башка кунаклар Җөридә таң атканчы бәйрәм итте. "Питрау" таң беленгәндә салют белән тәмамланды.
 

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/  http://mamadysh-rt.ru

Комментарийлар