Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Нурлат районында яңа мәдәният йортын ачты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат районының Русское Богдашкино авылында 200 урынга исәпләнгән яңа мәдәният йортын ачуда катнашты. Фото: prav.tatarstan.ruНурлат муниципаль районы башлыгы Ра...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат районының Русское Богдашкино авылында 200 урынга исәпләнгән яңа мәдәният йортын ачуда катнашты.
a1570 Фото: prav.tatarstan.ru
Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, төзүчеләр авыл халкы түземсезләнеп көткән мәдәният йортын вакытында тапшырган, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
"Соңгы елларда без авыл кешеләренең тормыш сыйфатын яхшыртуга йөз тоткан программаларны даими тормышка ашырабыз. Бу авыл клубларын, фельдшер-акушерлык пунктларны, каты өслекле авыл юлларын төзү, "Чиста су" һәм башка программалар. Боларның барысы да шәһәр һәм авыл арасындагы аерманы бетерүне максатыннан эшләнә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул республика программаларының алга таба да дәвам итәчәген ышандырды.
Шулай ук Татарстан лидеры авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә басуларда урак өсте барышы белән дә танышкан.

Комментарийлар