Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов «МИСиС» университеты фонды башлыгы белән хезмәттәшлек хакында сөйләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «МИСиС» Илкүләм тикшеренү технология университетының максатчан капиталны формалаштыру фонды директоры Нурлан Киясов белән хезмәттәшлек хакында фикер алышты. Бу х...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «МИСиС» Илкүләм тикшеренү технология университетының максатчан капиталны формалаштыру фонды директоры Нурлан Киясов белән хезмәттәшлек хакында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов «МИСиС» университеты фонды башлыгы белән хезмәттәшлек хакында сөйләште
Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с директором фонда формирования целевого капитала НИТУ «МИСиС» Нурланом Киясовым
Республика Хөкүмәте йортында узган очрашуда Нурлан Киясов фондның ни рәвешле финанслануы хакында сөйләде.
Университетны тәмамлаучылар һәм партнерларның иганә акчалары фондның максатчан капиталын тәшкил итә. Аның белән идарә итүдән кергән табыш иганәчеләр һәм оешманың финанс планы белән билгеләнгән максатларга юнәлдерелә. Максатчан капитал белән тиешле лицензиясе булган һәм һөнәри тәҗрибәгә ия компания идарә итә.
Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с директором фонда формирования целевого капитала НИТУ «МИСиС» Нурланом Киясовым

  • «МИСиС» Илкүләм тикшеренү технология университеты эндаумент-фонды 2011 елда оештырылган. Ул югары уку йортын финанслауга һәм вузның эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта фондның 500дән артык иганәчесе бар. Бүгенге көндә 45кә якын проект гамәлгә ашырылган


Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/11/182363/

Комментарийлар