Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов: Мәктәптәге кайнар ризык аерым контрольдә булырга тиеш

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп ашханәләрендәге кайнар ризык сыйфаты аерым контрольдә торырга тиеш дип саный. Бу хакта ул Казанның 186 нчы «Перспектива» лицеенда әйтте.Рөстәм Миңнехановк...



Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп ашханәләрендәге кайнар ризык сыйфаты аерым контрольдә торырга тиеш дип саный.
310
Бу хакта ул Казанның 186 нчы «Перспектива» лицеенда әйтте.










Рөстәм Миңнехановка Казанның 186 нчы лицеенда балаларга бирелә торган кайнар ризыкны тәкъдим иттеләр. Алар ашханәдәге меню белән танышып, ризыкларны авыз итеп карады. Президент балалар өчен ризык пешереләсе продуктның югары сыйфатлы булырга тиешлегенә басым ясады.




Президентны мәктәп белән Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, лицей директоры Азат Җамалетдинов һәм башкалар таныштырды. Президент ашханәдә балалар белән, ашханә пешекчеләре белән аралашты.









Казанның 186 нчы лицее 2019 елда ачылган. Мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән. Биредә 1070 бала укый. Лицейда профильле инженерлык, медицина, педагогика класслары бар.




Россия Президенты Владимир Путин 1 мартта кече класс укучыларын мәктәп ашханәләрендә түләүсез тукландыру турында законга кул куйды. Балаларны түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итү системасына күчү 2020 елның 1 сентябреннән башлап 2023 елның 1 сентябренә кадәр этаплап тормышка ашырылачак.




Татарстан Президенты карары белән, 1 — 4 класс укучылары быел 1 сентябрьдән түләүсез туклана башлаячаклар. Бүгенге көндә республикада 1402 гомумбелем бирү учреждениесе бар. Аларда 433 599 кеше укый. Мәктәп ризыгының уртача бәясе 51,1 сум.


 
Фото: Рамиль Гали

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар