Рөстәм Миңнеханов матбугат чаралары редакцияләренә яңа машинага сертификат тапшырды
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Идел-Пресс» типографиясе каршындагы мәйданда шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә яңа автомобильләр тапшырды.Lada Granta, Lada Vesta...
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Идел-Пресс» типографиясе каршындагы мәйданда шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә яңа автомобильләр тапшырды.
Lada Granta, Lada Vesta машиналарына — барлыгы 31 автомобильгә сертификатны «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков кабул итеп алды.
![](https://tatar-inform.tatar/attachments/1d0321ee818ab817a4ea125016ba80748f4b010a/store/crop_and_fill/0/0/1170/780/750/500/tatarinform/9b76c1dbe283122950c634872158191095947f42059ac37e0b771891582d/AI3I0841.jpg)
Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәглүмат чараларына эшчәнлекләре өчен рәхмәтен җиткерде. «Сезнең хезмәтегез, халыкка мәгълүматны дөрес итеп вакытында җиткерү бик мөһим. Күп кенә проектларның уңышы шуннан тора», — диде.
«Медиа хезмәткәрләре мобиль булырга тиеш. Шәһәрдә җәмәгать транспортында, таксида да йөреп була. Район-шәһәрләрдә гел йөреп, хәрәкәтләнеп торасыз, шуңа бу машиналар эшегездә зур ярдәм булачак», — дип белдерде Президент.
Хезмәткәрләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. «Ковид чикләүләре йомшарсын, башка проблемалар да кимесен иде», — дигән теләктә калды.

Автор: Гөлнар Гарифуллина
Фото: Рамил Гали
Комментарийлар