Рөстәм Миңнеханов Linde компаниясе белән яңа этилен комплексын булдыруда фикер алышты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Linde Engineering компаниясе Директорлар советы рәисе, Linde AG идарәсе әгъзасы Кристиан Брух белән «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ яңа этилен комплексы проектын гамәл...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Linde Engineering компаниясе Директорлар советы рәисе, Linde AG идарәсе әгъзасы Кристиан Брух белән «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ яңа этилен комплексы проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
![Ð Ó©ÑÑÓм ÐиңнеÑ
анов Linde компаниÑÑе белÓн Ñңа ÑÑилен комплекÑÑн бÑлдÑÑÑда ÑÐ¸ÐºÐµÑ Ð°Ð»ÑÑÑÑ<br>](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/02/20/0218.jpg)
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мюнхенга эш сәфәре кысаларында узды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
![Ãâø÷øÃâ ò äõôõÃâ¬Ã°ÃâøòýÃÆÃŽ àõÃÂÿÃÆñûøúÃÆ ÃâõÃâ¬Ã¼Ã°Ã½Ã¸ÃÂ, ó. ÃÅÎýÃâ¦ÃµÃ½](http://tatarstan.ru/file/photoreport2/view_4865167_3570222.jpg)
Рөстәм Миңнеханов Lindeның республика нефть химиясе предприятиеләре белән уңышлы хезмәттәшлеген билгеләп үтте. 2017 елның июнендә Петербург икътисади форумында «Түбән Кама Нефтехим» яңа этилен комплексы проектын эшләү турында килешүгә кул куелган иде.
Бер елдан соң Петербург икътисади форумында шулай ук җитештерү төзелешен финанслау өчен Татарстан компаниясе һәм «Дойче банк» җитәкчелегендәге банклар консорциумы арасында 800 млн еврога кредит килешүе төзелгән.
![Ãâø÷øÃâ ò äõôõÃâ¬Ã°ÃâøòýÃÆÃŽ àõÃÂÿÃÆñûøúÃÆ ÃâõÃâ¬Ã¼Ã°Ã½Ã¸ÃÂ, ó. ÃÅÎýÃâ¦ÃµÃ½](http://tatarstan.ru/file/photoreport2/view_4865167_3570220.jpg)
«ТАИФ» ГАҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов билгеләп үткәнчә, Linde җитәкчелеге белән очрашуда элек төзелгән килешүләр буенча фикер алышу булды. Проект план нигезендә тормышка ашырыла, диде ул. Кристиан Брух шулай ук Linde компаниясенең Түбән Камада этилен комплексының булачак белгечләрен укыту өчен курслар ачылуына игътибар итте. 90нан артык кеше курсларны узган инде.
Яңа производство төзелешен 2019 елның көзендә башлау күздә тотыла. Проектны тормышка ашыру дүрт этапны үз эченә ала. Нәтиҗәдә, Татарстанда 600 мең тонна этилен чыгара алырлык ике яңа комплекс барлыкка килергә тиеш.
![Ãâø÷øÃâ ò äõôõÃâ¬Ã°ÃâøòýÃÆÃŽ àõÃÂÿÃÆñûøúÃÆ ÃâõÃâ¬Ã¼Ã°Ã½Ã¸ÃÂ, ó. ÃÅÎýÃâ¦ÃµÃ½](http://tatarstan.ru/file/photoreport2/view_4865167_3570224.jpg)
«Татар-информ» элек Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Siemens немец концерны һәм «Татэнерго»АҖ Зәй ГРЭСын модернизацияләү буенча ниятләр турындагы килешүгә кул куюын хәбәр иткән иде.

Комментарийлар