Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Красноярскида кышкы Универсиаданы ачу тантанасында катнашачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярскида 2019 елгы Бөтендөнья кышкы Универсиадасын ачу тантанасында катнашачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярскида 2019 елгы Бөтендөнья кышкы Универсиадасын ачу тантанасында катнашачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
1510
«Рөстәм Миңнеханов Тубыл шәһәреннән Красноярскига юл тотачак, ул анда 29нчы Бөтендөнья кышкы Универсиадасын ачу тантанасында катнаша. Безнең делегация составында шулай ук Казан мэры, спорт һәм яшьләр эшләре министрлары да булачак», - диде Галимова.
Универсиаданы ачу тантанасы 7 мең кеше сыйдырышлы «Платинум Арена»да узачак. Ул 20.19 сәгатьтә башлана.
Красноярскида Универсиада 2-12 март көннәрендә үтәчәк. Анда 3 меңгә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Татарстаннан исә 25 спортчы чыгыш ясый. Алар фигуралы шуу, чаңгы ярышы, сноуборд, туплы һәм алкалы хоккей кебек спорт төрләрендә медальләр өчен көрәшәчәк.
Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181758/

Комментарийлар