Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов: Кешеләргә легаль бизнеска чыгарга мөмкинлек бирерлек адымнар кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзмәшгуль кешеләргә легаль бизнеска чыгарга мөмкинлек бирерлек адымнар кирәк булуын әйтте. Бу хакта ул "Пирамида"да ТР Президенты каршында Эшкуарлык советының XI...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзмәшгуль кешеләргә легаль бизнеска чыгарга мөмкинлек бирерлек адымнар кирәк булуын әйтте. Бу хакта ул "Пирамида"да ТР Президенты каршында Эшкуарлык советының XI киңәйтелгән утырышында белдерде.
Казань. 14.01.2017 - XXVI конф-я Татарстанского регионального отделения партии «Единая Россия» (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) Минниханов Рустам Нургалиевич
Бүгенге утырыш үзмәшгульлеккә багышланган. Татарстан 2019 елда үзмәшгуль гражданнар өчен яңа салым режимы кертү буенча сынау проектында катнаша. Бүген республикада 4,1 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән.
"Үзмәшгульләр мәсьәләсе актуаль. Дүрт пилот регион билгеләнгән. Минемчә, бу дөрес карар, ләкин әле күп кенә сорауларны федераль дәрәҗәдә эшләп бетерү кирәк. Бу закон файдалы булсын һәм без теләгәнчә эшләсен өчен, юридик, хокукый сорауларны җиткерү мөмкинлеге бар", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов төбәктә эксперимент ничек барганын белү кирәклеген билгеләп узды. Аның әйтүенчә, хакимият һәм бизнес арасында мөнәсәбәтләрдә нинди плюслар һәм минуслар булуын ачыклау, кире элемтә мөһим. Миллионлаган эшмәкәрнең эшен киңкүләм дәрәҗәдә легальләштерү бурычы торганын ассызыклады.
Утырышта үзмәшгуль кондитерлар өчен санитар нормалар, банклар белән эшләү мәсьәләләре, чит ил гражданнарын үзмәшгульләр буларак теркәү һәм башка сораулар күтәреләчәк.

  • Сынау рәвешендә Россиядә бу закон быел 1 гыйнвардан кертелде. Татарстаннан тыш, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга өлкәсе катнаша. Кешеләр белән үзмәшгульләр өчен керем салымының күләме 4 процент тәшкил итәчәк, оешмалар белән эшләүчеләр өчен – 6 процент. Шул ук вакытта аларның еллык кереме 2,4 млн сумнан артмаска тиеш. Эксперимент 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.


Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/11/182362/

Комментарийлар