Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Төп геройлар» балалар фестивален үткәрү хакында фикер алышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Первый канал. Всемирная сеть» ЯАҖ генераль директоры Алексей Ефимов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Первый канал. Всемирная сеть» ЯАҖ генераль директоры Алексей Ефимов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Казанда «Төп геройлар» балалар фестивален үткәрү хакында фикер алышты
Очрашуда катнашучылар Казанда «Төп геройлар» балалар фестиваль-бәйрәмен үткәрү хакында фикер алышты. Фестиваль кысаларында төрле чаралар (карнавал, концерт, балалар өчен мастер-класслар, викториналар һәм спорт уеннары) оештыру күздә тотыла.
Рөстәм Миңнеханов җәен Казанның һөнәри осталык буенча «Ворлдскиллс» дөньякүләм чемпионатын кабул итәчәген искәртте. Анда 60тан артык илдән яшь профессионаллар катнашыр дип көтелә. Татарстан Президенты фестиваль барышында әлеге теманы да яктыртырга тәкъдим итте.
Встреча с Генеральным директором ЗАО "Первый канал. Всемирная сеть" Алексеем Евгеньевичем Ефимовым
Татарстан башкаласында шулай ук «Төп геройлар» балалар премиясен дә тапшыру күздә тотыла. Премиянең максаты балалар өчен иң яхшы проектларны ачыклау, шулай ук телевидение, кино- һәм анимацион индустрия, интернет-ресурслар һәм мобиль кушымталарда тәкъдим ителгән Россия һәм чит илләрнең сыйфатлы контентын популярлаштырудан гыйбарәт.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары — Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.
Фото: tatarstan.ru

http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/01/183674/

Комментарийлар