![6324866](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2015/11/6324866.jpg)
“Дакар-2016”га китәр алдыннан, “КАМАЗ-Мастер” командасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән. Җитмәсә, үзе дә автоузышчы буларак, КАМАЗ руле артына утырып, машинаны полигонда сынаган, хәтта трамплиннан да сикергән.
Команда җитәкчелеге Президентка команданың әзерлеге турында белдергән. Бу юлы Аргентина һәм Боливия территориясендә узачак ралли 2 гыйнварда башланып 16сында тәмамланачак.
Комментарийлар