Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2019» халыкара раллиендә җиңүләре белән котлады

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2019» халыкара раллиендә җиңүләре белән котлады.Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей  Когог...

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2019» халыкара раллиендә җиңүләре белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей  Когогинга, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинга һәм команда коллективына котлау телеграммасы юллады.
"Кадерле камазлылар! Ихластан сезне сәламлим һәм иң абруйлы "Дакар-2019" халыкара раллиенда искиткеч җиҗүегез белән котлыйм, - диелгән телеграммада. - Тагын бер мөһим һәм катлаулы үрләр яуланды, ул КАМАЗ яшьләренең элеккеге мастерлар традицияләрен ышанычлы һәм лаеклы дәвам итүләрен күрсәтте. Һәрвакыттагыча "КАМАЗ-мастер" җиңүе - аерылып торган, гаять көчле техника  һәм спортчыларның профессиональлеге, безнең команданың бердәмлеге, тәвәкәллеге, рухларының көче һәм җиңүгә ихтыяр көче нәтиҗәсе ул. Эдуард Николаев һәм Дмитрий Сотников экипажы, бу уңышка өлешен керткән һәркемгә максатчанлык, мавыкканлык һәм авыр хезмәтегез өчен рәхмәт. Сезнең искиткеч җиңүегез белән башланган 2019 ел сезнең өчен дә, камазлылар өчен дә, республикабыз өчен дә яңа казанышларга бай булсын. Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм  уңышлар телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов»
Бу хакта тулырак: http://president.tatar.ru/tat/index.htm/news/1384598

Комментарийлар