Рөстәм Миңнеханов ислам турында язган иң яхшы журналистларны бүләкләячәк
"Россия - ислам дөньясы" стратегик караш төркеме аның рәисе, ТР президенты Рөстәм Миңнеханов премиясенә конкурс эшләрен кабул итә.Төркемнең рәсми сайтында әйтелгәнчә, эшләр 25 ноябрьгә кадәр кабул ите...
"Россия - ислам дөньясы" стратегик караш төркеме аның рәисе, ТР президенты Рөстәм Миңнеханов премиясенә конкурс эшләрен кабул итә.
Төркемнең рәсми сайтында әйтелгәнчә, эшләр 25 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Премиянең приз фонды - 500 мең сум. Әлеге премия ислам дөньясы, сабырлык, тынычлыкка омтылыш һәм гаделлекне чагылдырган иң яхшы эшкә биреләчәк. Бу очерк, мәкалә (Times New Roman, 12 ле шрифт белән 12 биттән дә ким булмаган), репортаж, теле/радиотапшыру, фильм (12 минуттан да ким булмаган хронометраж) булырга мөмкин. Конкурсның жюри составын традицион рәвештә Россия Фәннәр Академиясе академигы, Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни җитәкчесе, халыкара эшләр буенча Россия советының фәнни советы әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор Виталий Наумкин җитәкләячәк. Конкурс шартлары турында тулырак монда белергә була.

Комментарийлар