Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов “Иннополис" махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советы утырышын уздырды

18 март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Иннополис” махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советының чираттагы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында у...

18 март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Иннополис” махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советының чираттагы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов “Иннополис
"Иннополис” махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советы әгъзалары яңа компанияләр – потенциаль резидентлар проектларын карадылар.
"Иннополис” махсус икътисади зонасы 7 яңа резидент һәм 2 партнер-компания белән тулыланачак. Яңа резидентларның игълан ителгән инвестицияләренең гомуми күләме 660 млн сум тәшкил итә.
Утырыш барышында Совет әгъзалары тәкъдим ителгән барлык проектларны да хупладылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген компаниянең резидентлар статусын алуы гына түгел, үз үсешләрендә уңышларга ирешүе аеруча мөһим, дип белдерде. “Безнең бурыч – сезнең үз бизнесыгызны үстерү ул”, - диде Рөстәм Миңнеханов компания вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/18/182831/

Комментарийлар