Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов иң белемле Россия губернаторларының топ-5легенә керде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторларының белем буенча рейтингы бишлегенә керде. Исемлекне «Черный куб» социаль тикшеренүләр үзәге бастырган.Бәяләү барышында тикшеренүләр үзәге х...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторларының белем буенча рейтингы бишлегенә керде. Исемлекне «Черный куб» социаль тикшеренүләр үзәге бастырган.


president


Бәяләү барышында тикшеренүләр үзәге хезмәткәрләре югары белем алу санын, кызыл диплом булу һәм гыйльми дәрәҗә, шулай ук югары уку йорты рейтингын игътибарга алган.
Татарстан Президенты исемлектә 5нче урынны алды, 26 мөмкинлектән 19 балл җыйды. Аны Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин (26 балл), Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев (22 балл), шулай ук губернаторлар Санкт-Петербургтан Александр Беглов (21 балл), Севастопольдән Дмитрий Овсянников (20 балл) һәм Магадан өлкәсеннән Сергей Носов (20 балл) узып китте.
Липецк һәм Мәскәү өлкәләре, шулай ук Марий Эл Республикасы башлыклары Миңнеханов белән бер үк санда баллар җыйдылар.
Рөстәм Миңнеханов Казан авыл хуҗалыгы институтын һәм читтән торып совет сәүдәсе институтын тәмамлаган. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты «Икътисад фәннәре докторы» гыйльми дәрәҗәсенә ия.
Фото: http://sovet.tatarstan.ru/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/04/182015/

Комментарийлар