Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Һиндстанга эш сәфәре кыла

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Һиндстан Республикасына килде.Эш сәфәренең программасында ике шәһәрдә булу: Вишакхапатнам (Андхра-Прадеш штаты) һәм...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Һиндстан Республикасына килде.
Эш сәфәренең программасында ике шәһәрдә булу: Вишакхапатнам (Андхра-Прадеш штаты) һәм Хәйдәрабад (Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары башкаласы).
Вишакхапатнам шәһәрендә Татарстан Президенты «Фарма-Сити» фармацевтика кластерында булырга һәм «Ауробиндо» дарулар җитештерү предприятиесе эшчәнлеге белән танышырга җыена. Рөстәм Миңнеханов «Рамки» компаниясе («Фарма-Сити» идарәче компаниясе) һәм Һиндстанның Дарулар экспортлау советы («Фармэксил») җитәкчелеге белән очрашырга ниятли.
Татарстан Республикасы белән Андхра-Прадеш штаты арасында хезмәттәшлек перспективалары турында «Андхра-Прадеш – Татарстан» бизнес-форумында фикер алышу планлаштырыла.
Һиндстанның мөһим сәнәгать һәм сәүдә үзәге булган Хәйдәрабад шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары губернаторы Эккаду Сринивасан Лакшми Нарасимхан әфәнде белән һәм «Махиндра» (автомобильләр төзелеше, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү) компаниясе җитәкчелеге белән очрашачак.
Моннан тыш, Татарстан Президенты Һиндстанның эре бизнес-инкубаторы «T-Hub»да, Һиндстан Бизнес Мәктәбендә (ISB) һәм Microsoft компаниясе кампусында булачак.
 
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Комментарийлар