Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов һәм Мартин Шула Казанда Motosurf WorldCup уздыру хакында фикерләште

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш сәфәре кысаларындаMSR Engines (Чехия республикасы) компаниясе генераль директоры Мартин Шула белән Казанда Motosurf WorldCup буенча...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш сәфәре кысаларындаMSR Engines (Чехия республикасы) компаниясе генераль директоры Мартин Шула белән Казанда Motosurf WorldCup буенча дөнья чемпионаты этабын уздыру мөмкинлеге турында сөйләште. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Мартин Шула Казанда Motosurf WorldCup уздыру хакында фикерләште
Чемпионат этаплары Монако, Лондон, Прага, Петербург, Флорида, Мексика, Кытай һәм Кореяда үткәрелүе билгеләп үтелде. Ярышларда 50дән 80гә кадәр спортчы катнаша.
Визит в Чешскую Республику
MSR Engines компаниясе мотор сёрфларын эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә. Компаниядә 100гә якын кеше эшли. Рөстәм Миңнеханов производствода булды, шулай ук компания продукциясе белән танышты.
Мартин Шула компания турында сөйләде. 2018 елда 1200 мотор сёрфы сатылган. Җитештерү башланганнан бирле барлыгы 5000 данәдән артык продукция сатылган. Сату бөтен дөнья буенча гамәлгә ашырыла. Иң күп товарны АКШ, Көнбатыш Европа (Франция, Италия), Россия, Австралия һәм Дубай ала. Якынча 5 процентын Чехиядә саталар.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/05/182095/

Комментарийлар