Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Козак «КАМАЗ»ның юбилеена багышланган утырышны уздырдылар

Чаллы шәһәре һәм «КАМАЗ» ярты гасырлык юбилеен үткәрергә тулысынча әзер һәм бу датаны яхшы нәтиҗәләр белән каршы алалар. Бәйрәмгә әзерлектән уңай нәтиҗәне һәр шәһәрле тоячак. Россия вице-премьеры Дмит...

Чаллы шәһәре һәм «КАМАЗ» ярты гасырлык юбилеен үткәрергә тулысынча әзер һәм бу датаны яхшы нәтиҗәләр белән каршы алалар. Бәйрәмгә әзерлектән уңай нәтиҗәне һәр шәһәрле тоячак. Россия вице-премьеры Дмитрий Козак белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы автогигантында булганнан соң шундый бәя бирде.
Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Козак «КАМАЗ»ның юбилеена багышланган утырышны уздырдылар
Чаллыда алар Кама автозаводлар комплексының 50 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Моның алдыннан делегация Татарстан автогигантының берьюлы берничә җитештерү линиясен карады. Шул исәптән – КАМАЗ һәм башка кулланучылар өчен Россиядә һәм чит илләрдә тизлек тартмалары булдыручы уртак производство.

«Шәһәр дә, шәһәр төзүче предприятие дә бәйрәмне үткәрүгә әзер. Алар хәтта мин көткәннән дә өстен. КАМАЗ үзенең 50 еллык юбилеен җитештерүне тулы яңарту, двигательләр һәм тизлек тартмалары җитештерү буенча яңа һәм заманча заводлар белән бик лаеклы каршы ала. Яңа автомобиль безнең артта. Бу бик тәэсир калдыра», – диде Дмитрий Козак.
Предприятие биш ел дәвамында дәүләт белән булган мәсьәләләрне хәл итү өстендә эшләде, шуның нәтиҗәсендә аларның барысы да диярлек хәл ителде, дип өстәде ул. Якын арада, 27 майда, кабиналар җитештерү буенча завод эшләтеп җибәреләчәк. Республика юбилейга җитмештән артык чара оештырырга планлаштыра, диде журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

«Һәр кеше юбилейга без эшләгәнне сизәргә тиеш – ул юллар да, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт объектлары да. КАМАЗ бәйрәмгә лаеклы әзерләнә – бу яңа модель рәт, яңа кабиналар һәм двигательләр, кабина каркасларының яңа заводы. Болар барысы да безне сөендерә», - диде Татарстан Президенты.

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин предприятие коллективының җитештерү үсешенә керткән күпьеллык өлешен билгеләп үтте. «Без башлаган вакытта бу дата турында уйламаган идек. Кешеләр күп еллар яшәделәр, җитештерүне яңарту белән шөгыльләнделәр, җитештерү процессының яңа таләпләренә җавап бирү өчен үзләре үзгәрделәр. Һәм бу безнең 50 еллыкка туры килгән икән, бу безнең коллектив өчен аеруча кадерле»,- диде Сергей Когогин.
Фото: Егор Никитин

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/10/184264/

Комментарийлар