Рөстәм Миңнеханов газ котелы куйган өчен эшмәкәргә 180 000 сум штраф салуларына карата канәгатьсезлеген белдерде
Казанның “Корстон” комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Эшкуарлык буенча советның өченче киңәйтелгән утырышы узды. Бу хакта Татар-информ МА яза.Аның эшендә Татарстан Д...
Казанның “Корстон” комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Эшкуарлык буенча советның өченче киңәйтелгән утырышы узды. Бу хакта Татар-информ МА яза.
Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, 260 эшмәкәр катнашты. Утырышны Россиядә сыгылмалы төргәк җитештерү буенча лидер булган “Данафлекс” компанияләр группасы генераль директоры Айрат Бәширов алып барды.
Рөстәм Миңнеханов совет эшчәнлегенә уңай бәя биреп, аның бизнесны борчыган проблемалар турында хакимият органнары белән уртага салып сөйләшү өчен кулай мәйданчык булуын билгеләп узды.
Совет сәркатибе, Татарстан Президенты карамагындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов узган утырышта күтәрелгән һәм аннан соң үз чишелешен тапкан проблемаларны искәртте. Алар арасында автомобильләргә газ баллонын куюны гадиләштерү, тирес өчен лицензия алу, торак йортларда хостеллар тотуга хокукларны саклау һәм башка мәсьәләләрне телгә алырга мөмкин.
6 проект төркеменең эш нәтиҗәләре буенча докладлар тәкъдим ителде. Алар түбәндәгеләр: экологик документацияне килештерү процедурасын кыскарту, хосусый медицинаны мәҗбүри медицина иминияте өлкәсенә җәлеп итү, борынгы Болгар музей-тыюлыгы территориясендә бизнес өчен шартлар тудыру, Казан Кремле тирәсендә реклама конструкцияләрен урнаштыруны җайга салу, дәүләт һәм муниципаль мөлкәткә бәя бирү, сәүдә челтәрләре һәм җирле җитештерүчеләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге.
Көнкүреш газ котелына экологик документация ник кирәк?
Эшкуарлык советының баш эксперты Венера Камалова эшмәкәрләрнең экологик ведомстволар белән килештереп эшләргә тиеш булачаклары турында чыгыш ясады. Экологик документациясе булмаган эшкуарларны 2017 елның 1 гыйнварыннан штраф көтүе турында әйтте. Чыгышында ул газ котелы һавага күпме зарарлы матдә бүлеп чыгаруы турында документациясе булмаган бер фермерның 180 мең сум штрафка тартылуы турында искәртте. Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бу мәгълүмат тәнкыйть утына тотылды. "Сертификацияләнгән җиһазның паспорты бар, тагын экологик документация ник кирәк? Үзегез эш уйлап чыгарасыз" - диде Президент.
Мәҗбүри медицина иминияте системасына хосусый медицина килә
Хосусый медицинаны мәҗбүри медицина иминияте өлкәсенә җәлеп итү турында “Расческов” күз хирургиясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Александр Расческов сөйләде. “Безгә кайсы учреждение хезмәт күрсәтсә дә ярый, иң мөһиме - халык өчен сыйфатлы булсын. Министрның бу мәсьәләдә күзаллавын үзгәртүе мөһим”, - дип, Рөстәм Миңнеханов хосусый бизнесны да халыкка бушлай медицина ярдәме күрсәтүгә катнаштырырга кирәклеген билгеләп үтте. Президент эшкуарларны да җаваплы булырга өндәде. “Отышлы булган өлкәләрдә генә эшләп, калганында теләсә нишләгез, дип булмый”, - диде ул һәм ихтыяҗ аеруча зур булган юнәлешләр буенча хезмәт күрсәтүнең аңлаешлы схемасын төзергә кирәклеген белдерде.
Болгарда кофе сораучы чит ил туристына ни дияргә?
Алга таба утырышта Болгар музей-тыюлыгында эшчәнлеген җәелдерүче эшмәкәрләргә сәүдә өчен җир алу проблемасы күтәрелде. Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциясе башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова Болгарда туклану нокталары, балалар өчен уен мәйданчыклары булмавын билгеләп үтте. “Автобустан чыгып, кофе сораучы чит ил туристына без нәрсә дип җавап бирергә тиеш?” – ди ул. Рөстәм Миңнеханов Болгарда эшләргә теләүче эшкуарларга теләктәшлек күрсәтергә фәрман бирде.
"Безгә элмә такта кирәк!"
Бүгенге утырышта Казан Кремле территориясенә керүче объектларның түбә һәм фасадларындагы элмә такталарны кире кайтаруны үтенде. “Казан Ривьерасы” күңел ачу комплексының коммерция директоры Елена Войтко Казан Кремле зонасында реклама конструкцияләрен урнаштыруны көйләү зарурлыгы темасына чыгыш ясады. Ул 2015 елның 15 сентябреннән ЮНЕСКОга кергән Казан Кремле территориясендәге объект фасадларында зур реклама корылмалары тыелуын әйтте. Шул рәвешле, “Рамада”, “Ривьера”, “Шаляпин Палас Отель”, “Корстон” кунакханәләре фасадларыннан элмә такталарны алырга мәҗбүр булган. Бу Россия Мәдәният министрлыгы күрсәтмәсе. “Теләсә нинди оешма өчен элмә такта булуы мөһим. Күп кенә туристлар, элмә тактасы булмагач, отельны таба алмый. Алар туристлар өчен кызыклылыгын югалтты. Ник тарихи һәйкәлләр заманча биналарны кысрыкларга тиеш?” – дип мөрәҗәгать итте Елена Войтко.
Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан шәһәрнең тарихи өлешен саклап калу, аның йөзен бозмау юнәлешендә җитди эш башкарылуын искәртте. Шулай да, Президент реклама булырга тиешлеген дә инкарь итми һәм шәһәрнең иске өлешендә рекламаны ничегрәк бирү турында уйларга кирәклеген әйтте. “Бу федераль норма, тик барыбер карарга кирәк. Бәлки, Мәдәният министрлыгы бераз арттыргандыр. Хәл итү юлын табарга тырышырбыз”, - дип ышандырды ул.
Алга таба утырышта дәүләт һәм муниципаль милеккә бәя биргәндә бәя сәясәте тотрыклылыгы мәсьәләсе күтәрелде. Милеккә бәя бирүчеләр теге яки бу территориянең бәя зонасын булдыру, процедураны системага салу тәкъдиме белән чыкты. Рөстәм Миңнеханов моны хуплады.
Татарстан товарлары - федераль челтәрдә
Х5 Retail Group идарәсе әгъзасы Станислав Наумов сәүдә челтәрләре һәм җирле җитештерүчеләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге мәйданчыгын булдыру турында сөйләде. “Безнең киштәләрдә Татарстан эшмәкәрләре җитештерүче 2 мең төрле продукция бар”, - дип ул бүгенге көндә “Просто молоко” белән тыгыз эшчәнлек алып барылуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, бүген оешма продукциясе Россия шәһәрләрендә зур популярлык казанган. Ул Татарстанның барлык эре җитештерүчеләре белән шундый ук мөнәсәбәтләр төзергә теләүләре турында әйтте.
Рөстәм Миңнеханов теманың актуаль булуын билгеләп узды. “Минемчә, без эре сәүдә челтәре киштәләренә эләгү өчен ниндидер критерийларга җавап бирергә тиеш. Безгә авыл хуҗалыгы номенклатурасы буенча мәйданчык кирәк. Бәлки, Авыл хуҗалыгы министрлыгына ниндидер килешүләр төзергә кирәктер. Сәнәгать товарлары буенча Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эшләргә тиеш. Электрон сәүдә буенча бара алырлык товарлар номенклатурасын булдыру да кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Президент профильле министрлык җитәкчеләренә.
Рөстәм Миңнеханов: "Без бер-беребезне ишеттек"
Утырышны тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов проект төркемнәре җитәкчеләренә утырышка әзерләнгән җитди материаллар өчен рәхмәтен белдерде. “Бүгенге мәсьәләләр буенча каядыр өлешчә, каядыр тулы чишелеш табарбыз дип уйлыйм. Без бер-беребезне ишеттек, мәнфәгатьләребезне якынайту юнәлешендә хәрәкәт итәбез, мондый эш киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанам”, - диде Президент. Ул республика Хөкүмәте, федераль дәрәҗәдәге барлык карарларның да бизнес өчен уңайлы, нәтиҗәле булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтеп: “Кайвакыт каш ясыйм дип, күз чыгарабыз. Каядыр арттырып та җибәрәбездер. Шуңа күрә каядыр без яраклашырга да тиеш”, - диде.
Комментарийлар