
Бәйрәм хөрмәтенә Рөстәм Миңнеханов Татарстанның сәнәгать тармагындагы мөмкинлекләрен күрсәтүче видеоязма да урнаштырган. "Эшмәкәрлек көне белән котлыйм! 10 июньдә "Ачыктан-ачык сөйләшү"дә көтеп калам!" – дип язган Президент.
Республика эшмәкәрләренең Президент белән очрашуы "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында тормышка ашырыла. Ул проект 2014 елдан бирле уңышлы гына эшләп килә.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=-OdmOer4yb0[/embed]
Комментарийлар