Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлык советының үзмәшгульлеккә багышланган утырышын үткәрәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышын үткәрәчәк. Утырышта үзмәшгульләр өчен мөмкинлекләр булдыру, эшкуарлык инициативасын стимуллаштыру кебек темалар кү...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышын үткәрәчәк. Утырышта үзмәшгульләр өчен мөмкинлекләр булдыру, эшкуарлык инициативасын стимуллаштыру кебек темалар күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан бизнес-омбудсменының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлык советының үзмәшгульлеккә багышланган утырышын үткәрәчәк
«Утырыш кысаларында кондитерлар өчен санитар нормалар, чит ил гражданнарын үзмәшгульләр сыйфатында теркәү, үзмәшгульләрнең дәүләт сатуларында катнашуы һ.б. темалар кузгатылачак», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә
Утырыш «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ирекле дискуссияләр форматында узачак. Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов чараның модераторы булыр дип көтелә.
Татарстан 2019 елда үзмәшгуль гражданнар өчен яңа салым режимы кертү буенча сынау проектында катнаша. Бүген республикада 4,1 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән.
Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/11/182342/

Комментарийлар