Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ижевскига килде

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ижевскига килде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.Рөстәм Миңнеханов Удмуртия Республикасы башкаласында «Идел буе федера...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ижевскига килде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ижевскига килде
Рөстәм Миңнеханов Удмуртия Республикасы башкаласында «Идел буе федераль округы төбәкләрендә талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү, сәләтләрен һәм талантларын үстерү, яшь кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру» темасына багышланган Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнаша.
Көннең икенче яртысында РФ Куркынычсызлык советы сәркатибе һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең уртак күчмә утырышы узачак. Аның эшендә Татарстан Президенты да катнашыр дип көтелә.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/12/182407/

Комментарийлар