Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов "Ел ир-атлары" исемлегендә ничәнче урында?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ел ир-атлары" медиалогия рейтингында 15 нче баскычка урнашкан. Әлеге исемлеккә Россиянең мәгълүмат чараларында иң еш телгә алынган 50 сәясәтчесе, түрә һәм эшмәк...


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ел ир-атлары" медиалогия рейтингында 15 нче баскычка урнашкан. Әлеге исемлеккә Россиянең мәгълүмат чараларында иң еш телгә алынган 50 сәясәтчесе, түрә һәм эшмәкәре кергән.



view_120322_tatar
Республика җитәкчесе РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворковичны, ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийны, элек РФ финанс министры вазыйфасын башкарган Алексей Кудринны һәм башка танылган кешеләрне дә артта калдырган.
Рейтингның беренче баскычында – Россия Президенты Владимир Путин. Аннан соң РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев урнашкан. Өченче урында – Президентның пресс-секретаре Дмитрий Песков. Беренче унлыкка шулай ук тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, РФ спорт министры Виталий Мутко, Чечен башлыгы Рамзан Кадыйров, патриарх Кирилл һәм Кырым башлыгы Сергей Аксенов кергән.

 
http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар