Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Дубайга Бөтендөнья толерантлык саммитына килде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш сәфәренә килде. Максаты – II Бөтендөнья толерантлык саммитында катнашу. Бу турыда Татарстан Президент...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш сәфәренә килде. Максаты – II Бөтендөнья толерантлык саммитында катнашу. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов Дубайга Бөтендөнья толерантлык саммитына килде
Рөстәм Миңнеханов II Бөтендөнья толерантлык саммитын ачу тантанасында катнаша, берничә сессиядә була.
Саммитта катнашучылар үзара тату яшәүнең кыйммәтләрен глобаль дәрәҗәдә тарату юллары, төрле инсаниятләр, мәдәниятләр һәм диннәр арасында конструктив диалог турында фикер алышачак.
Алар үзара тату яшәү һәм иминлек кыйммәтләрен алга сөрүдә хөкүмәтләр роленә игътибар бирәчәк. Бөтен дөньяда тынычлыкны, тотрыклылыкны һәм иминлекне тәэмин итү өчен партнерлык мөнәсәбәтләре һәм хезмәттәшлек әһәмияте турында сөйләшәчәк.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентының БГӘнең Толератнлык министры шәех Нәхайян Мөбәрак Әл Нәхайян һәм Alwaleed Philanthropies (Согуд Гарәпстаны) иминият фонды генераль секретаре шаһинә Ламия бинт Мәҗид Әл Согуд белән очрашуы көтелә.

Фото: татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/13/196889/

Комментарийлар