Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумы ачылышында катнашты

Татарстан Президенты икътисади форумны оештыручылар чакыруы буенча Швейцариягә килде.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумын ачу тантанасында катнашты. Быел әлеге ф...

Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумы ачылышында катнашты
Татарстан Президенты икътисади форумны оештыручылар чакыруы буенча Швейцариягә килде.


ТР Президенты Annual Crystal Awards премиясен тапшыру мизгелен фотога төшергән. Давоста әлеге премия «дөньяны камилләштерүдәге казанышлар» өчен мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә тапшырыла. Быел аңа дирижер Марин Олсоп, режиссер Хайфа Әл-Мансур һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Дэвид Аттенборо лаек булды.
Бүген ТР Президенты «Энергетиканың киләчәге» сессиясендә катнашыр дип көтелә. Анда җил һәм кояш энергетикасы темасы күтәреләчәк. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Цифрлы икътисадның киләчәге» сессиясендә, шулай ук форумның глобальләштерү һәм дүртенче сәнәгать революциясе мәсьәләләренә багышланган төп панель дискуссиясендә катнашачак.
Давоста Бөтендөнья икътисади форумы инде 49нчы тапкыр үткәрелә. 22-25 гыйнвар көннәрендә Швейцариянең тау чаңгысы курорты хакимият органнары, дәүләтара структура вәкилләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, зур компания һәм банк җитәкчеләрен кабул итәр дип көтелә. Форумда Россия делегациясен РФ икътисади үсеш министры Максим Орешкин җитәкли.


Фото: vk.com/rnm


 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/22/179276/

Комментарийлар