Рөстәм Миңнеханов: Чүп яндыру заводы халыкара экспертизалар күзәтүе астында төзеләчәк
Чүп яндыру заводы заманча технологик казанышларны кулланып, халыкара экспертизалар күзәтүе ярдәмендә төзеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Экология һәм табигать ре...
Чүп яндыру заводы заманча технологик казанышларны кулланып, халыкара экспертизалар күзәтүе ярдәмендә төзеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының "Росприроднадзор" Татарстан буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясендә әйтте.
"Чүп утильләштерү заводларын төзү - бөтендөнья практикасы. Без чит илдә булганда аны үз күзләребез белән күрдек. Минем Токионың 21 чүп утильләштерү заводының берсендә булганым бар. Аларның бернинди дә шәһәрчеләргә тискәре йогынтысы юк. Хәзерге вакытта иң күп зыян автомобиль транспортыннан килә", - диде ул.
"Бу заводны без иң заманча технологик казанышларны кулланып, халыкара экспертизаларның күзәтүе ярдәмендә төзиячәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Комментарийлар