Рөстәм Миңнеханов Чулпан Хаматова белән «Зөләйха күзләрен ача» фильмы хакында сөйләште
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең халык артисты Чулпан Хаматова белән очрашып, «Зөләйха күзләрен ача» күп серияле нәфис фильмын төшерү барышы хакында фикер алышты. Бу хакта «Татар-инфор...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең халык артисты Чулпан Хаматова белән очрашып, «Зөләйха күзләрен ача» күп серияле нәфис фильмын төшерү барышы хакында фикер алышты.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Лаеш районы матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев хәбәр итте.
«Татарстан Президентының Чулпан Хаматова белән очрашуы район Мәдәният йортында узды. Алар «Зөләйха күзләрен ача» фильмын (анда Чулпан Хаматова төп рольне башкара) төшерү барышы хакында сөйләштеләр», - диде Рәсим Хаҗиев.
Рөстәм Миңнеханов халык артисты белән бергә төшкән фотосын Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган.
2018 елда Лаеш шәһәрендә Кама елгасы буенда Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» сериалы төшерелә башлады. Лаешка Чулпан Хаматова, Сергей Маковецкий, Юлия Пересильд, Александр Бәширов кебек Россия киносы йолдызлары килде.
Фильмны төшерү эшләре төгәлләнгәннән соң, сериал декорацияләре (Семрук тарихи авылы) районда калачак. Ул туристларны үзенә тартып торучы үзәккә әверелер дип өметләнәләр.

- «Зөләйха күзләрен ача» күп серияле нәфис фильмын быелның көзендә «Россия 1» телеканалында күрсәтәчәкләр.
Комментарийлар